ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 48 324 вакансия тәкъдим итә.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә «Көнегезне яхшылыктан башларга ашыгыгыз» акциясе уздырылды.

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен Яңа ел сувенирлары ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Дәрес вак моториканы яхшыртуга, декоратив-гамәли иҗатка кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән.

«Юмарт сишәмбе» хәйрия акциясе кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балалы гаиләләргә килеп киттеләр.

Озак вакыт карау системасы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны тернәкләндерү буенча чаралар комплексын үткәрәләр.


5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә янгыннарның төп сәбәпләре турында балаларга мәгълүмат бирү максатыннан чара уздырылды.

Декабрь башында традицион рәвештә сәламәтлеге начар булган, махсус ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итү өчен инвалидлар декадасы үткәрелә. Бу уңайдан Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар өчен «Шәфкатьлелек сәгате» үткәрелде.

Инвалидлар декадасы кысаларында 4 декабрьдә «Мега» сәүдә үзәгендә Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте ел саен оештырган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

«Бергәләп булдырабыз» программасын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә «КАМАЗ» футбол клубы уенчылары килде.

Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге илдә иң яхшысы дип танылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International