Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында романслар кичәсе Халыкара гитара көненә багышланды.
Социаль хезмәтләр алучылар арасында бу жанрны яратучылар шактый. Наталья Котова башта Россиядә гитараның барлыкка килү тарихы, аның популярлыгы турында сөйләде. Ул гитараның нинди өлешләрдән торганын күрсәтте. Барысы да яраткан романсларын башкармыйча да булмады.
Мондый чаралар дөньякүләм күзаллауны киңәйтү генә түгел, ә матурлыкка омтылырга да өйрәтә, уртак иҗат процессына җәлеп итә.