Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа елга әзерлек бара. Монда Кыш Бабай остаханәсе ачылды.
Бу юлы интернат-йортта яшәүчеләр хезмәт инструкторы Наталья Котова җитәкчелегендә кәгазьдән кар бөртекләре ясарга булдылар.
Арт-терапия белән музыка терапиясе кушылган катнаш дәресләр бик популяр. Социаль хезмәт алучылар кулларның вак моторикасын яхшырталар, фантазияне үстерәләр һәм иҗат процессыннан зур шатлык алалар.