Инвалидлар декадасы кысаларында бүген Минзәлә районында ел саен үткәрелә торган «Яхшылык өчен игелек» хәйрия ярминкәсе узды. Чарада шулай ук Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар катнашты.
Ярминкә тәкъдим ителгән әйберләрнең төрлелеге белән гаҗәпләндерә. Аларны сатудан кергән акчалар инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.