Россиядә инвалидлар декадасы уза, анда волонтерлар да актив катнаша. Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына 11 нче «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Күзләрегез шатлык белән балкып торсын» дигән концерт программасы белән килделәр.
Интернат-йортта яшәүчеләр бу кечкенә, игелекле балалар белән очрашуны зур түземсезлек белән көтәләр. Волонтер балаларның килүе, аларның концерт программасы, аралашу һәм һәр социаль хезмәт алучыга игътибар төрле буыннарга берләшергә ярдәм итә. Бу балаларда өлкәннәр оныкларын һәм оныкчыкларын күрәләр, ә балалар аларга җылылык һәм җан сафлыгы бүләк итәләр.