Зәй районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен зур бәйрәм уздырылды

2023 елның 8 декабре, җомга

Зәй районында инвалидлар декадасын үзенчәлекле балалар зур түземсезлек белән көтә. Ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре инициативасы белән «Яшьлек» боз сарае базасында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе вәкилләре, волонтерлар һәм хәйриячеләр белән берлектә ведомствоара шәһәр чарасы оештырыла.

Быел боз сараенда социаль-анимацион шоуга 50дән артык инвалид бала һәм аларның әти-әниләре җыелды. Балалар шатланып күңелле конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр, җырлар җырладылар. Тәкъдим ителгән биремнәр аралашу күнекмәләрен, уңай эмоцияләрне һәм хисләрне үстерүгә ярдәм итте, балаларга бер-берсе белән иркен аралашырга һәм яңа дуслар табарга мөмкинлек бирде.

Күңел күтәренкелеген алгач, балалар «Профи-Стиль» Зәй политехник көллияте отряды волонтерлары белән бергә боз мәйданчыгына киттеләр. Моннан тыш, бәйрәмдә катнашучылар игътибарына адаптив хоккей буенча мастер-класс тәкъдим ителде. «Яшьлек» спорт мәктәбенең инструктор-методисты Андрей Мельников Зәй районында үсешләрендә һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар өчен беренче төркем ачылуы турындагы хәбәр белән уртаклашты.

Ахырда балалар әти-әниләре белән бергә ел саен шәхси эшмәкәр Гүзәл Хәсбатуллина әзерләгән тәм-томнар һәм тәмле торт белән бәйрәм чәенә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International