Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре үз карамагындагылары өчен төрле чаралар үткәрү формаларын төрлеләштерергә омтыла. Инвалидлар декадасы кысаларында алар район мәдәният йорты автоклубы әгъзалары белән берлектә социаль хезмәтләр алучыларны хөрмәтләделәр. Артистлар бәйрәм программасы әзерләделәр. Котлауларга социаль хезмәт алучыларның туганнары да кушылды.