Бүген Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына кунаклар килде: ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов. Кунаклар өлкән яшьтәге кешеләрне котладылар һәм аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Депутат Ринат Гайзатуллин интернат-йортка баян бүләк итте, ә район башлыгы ашханәгә урындыклар сатып алу өчен бүләк сертификаты тапшырды.
Учреждение директоры Разиня Хисаметдинова һәм социаль хезмәтләр алучылар кунакларга күрсәтелгән хәйрия ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.