1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында «Бүләккә язылу» хәйрия акциясе үткәрелә. Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү.
Тормыш эшчәнлеге чикләнгән, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәт алучылары бүләккә «Моя газета» басмасына язылуны кабул итәләр. Даими укучылар яңа санны түземсезлек белән көтәләр, чөнки газетада төрле темаларга бик күп кызыклы материаллар бар.