«Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре тәрбияләнүчеләр белән берлектә Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт куйдылар. Чара инвалидлар декадасына багышланган иде.
Чараның максатлары өлкән яшьтәге кешеләрнең рухын күтәрү, мораль ярдәм күрсәтү, һәркемгә үзләренең ялгыз түгеллеген һәм тулы канлы яшәү рәвеше алып барырга хокуклы булуларын хәтерләтү иде. Үзәк тәрбияләнүчеләре олы яшьтәге кешеләргә игътибар күрсәтүнең мөһимлеген аңладылар.
Хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр авыр хәлдә калган кешеләрнең авыр тормышын татлы бүләкләр белән тәмләттеләр.