Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында республикада берничә чара үткәрелде һәм дәвам итә. Министрлыкка караган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә шулай ук профилактик чаралар, әңгәмәләр һәм очрашулар үткәрелә.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Илсур Идиятов инициативасы белән Азнакай интернат-йортында «Яңа мөмкинлекләр вакыты» дип аталган проект тормышка ашырылды.
«Беренче адымнар» программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек саклау структурасы белән ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.
«Яңа мөмкинлекләр вакыты» проекты кысаларында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында музейларга, картиналар галереяләренә, шәһәрләргә виртуаль барулар буенча дәресләр уза. Виртуаль сәяхәтләр өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көнкүрешнең бертөрлелегеннән читкә китәргә, дөньяны киңрәк белергә, үзләре өчен күп яңалык белергә ярдәм итә.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ксения Хваткова социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәресләр үткәрә. Аның җитәкчелегендә учреждение карамагындагылар Яңа елга үз бүлмәләрен бизи башладылар.
Бөгелмә шәһәрендәге «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган тематик коррупциягә каршы атна узды. Чараларның максаты – коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.
Яшьләрне патриотик тәрбияләү максатыннан 12 декабрьдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору бүлеге социаль хезмәт алучылары даими рәвештә «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр» Бөтенроссия проектында катнашалар.
Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законның 25 статьясындагы 3 өлеше буенча эшчеләргә ихтыяҗ, буш эш урыннары булу турында мәгълүмат эш бирүчеләр тарафыннан «Россиядә эш» дигән хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформада урнаштырылырга тиеш. Мәгълүмат мәшгульлек хезмәте органнарына тапшырылырга тиеш.
12 декабрьдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында укыту дәресе үткәрделәр.