12 декабрьдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында укыту дәресе үткәрделәр.
Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә өзлегүләрне профилактикалау һәм дәвалау өчен тернәкләндерү һәм гигиена чаралары куллану турында сөйләделәр. Дәрестә аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны караучы 10 социаль хезмәткәр катнашты.