Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр Яңа елга үз бүлмәләрен бизиләр

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ксения Хваткова социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәресләр үткәрә. Аның җитәкчелегендә учреждение карамагындагылар Яңа елга үз бүлмәләрен бизи башладылар. Моның өчен алар алдан ук кәгазьдән бизәкләр ясадылар. Эш җиңел булмаса да, барлык социаль хезмәт алучыларга да мондый Яңа ел алды мәшәкатьләре ошады.

Бүлмәләрнең тәрәзәләрен дә бизәделәр. Ксения Хваткова сүзләренчә, мондый индивидуаль эш яшәүчеләрнең һәрберсенә максималь игътибар бирергә, барлык социаль хезмәт алучыларның мөмкинлекләрен һәм теләкләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Болар барысы да ахыр чиктә аларның тернәкләнү потенциалын арттыра, алар белән комплекслы эшне максималь нәтиҗәле итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International