«Яңарыш» үзәгендә коррупцияне кисәтү буенча чаралар узды

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәрендәге «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган тематик коррупциягә каршы атна узды. Чараларның максаты – коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

Атна дәвамында учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар коррупциягә мөнәсәбәтне бәяләү буенча анкетада катнаштылар. Тәрбияләнүчеләр һәм аларның законлы вәкилләре белән хокукый дәресләрдә үзәк белгечләре Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненең әһәмияте, коррупциянең барлыкка килү сәбәпләре турында фикер алыштылар, төрле тормыш өлкәләрендәге коррупция ситуацияләренең мисалларын һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен карадылар.

Атна ахырында балалар «Тукта, коррупция» плакатын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International