Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору бүлеге социаль хезмәт алучылары даими рәвештә «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр» Бөтенроссия проектында катнашалар.
Чираттагы «Финанс мошенниклары. Үзеңне һәм гаиләңне якла» дигән чара өлкән яшьтәге гражданнарга үз акчаларына карата грамоталы һәм акыллы финанс карарлар кабул итәргә, заманча онлайн-технологияләрне кулланырга һәм мошенниклардан сакланырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.
Россия банкы оештырган онлайн-дәресләр өлкән яшьтәге гражданнарның иминлеген ныгытуга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга, банк хезмәтләреннән куркынычсыз һәм нәтиҗәле файдалануга юнәлдерелгән.