Азнакай интернат-йортында өлкәннәр белән эшләүдә интерактив такта кулланалар

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

«Яңа мөмкинлекләр вакыты» проекты кысаларында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында музейларга, картиналар галереяләренә, шәһәрләргә виртуаль барулар буенча дәресләр уза. Виртуаль сәяхәтләр өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көнкүрешнең бертөрлелегеннән читкә китәргә, дөньяны киңрәк белергә, үзләре өчен күп яңалык белергә ярдәм итә.

Чаралар инновацион җиһазлар – гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсы кысаларында алынган грант акчалары хисабына сатып алынган интерактив такта ярдәмендә уза.

Виртуаль туризмнан тыш, дәресләрдә документаль һәм нәфис фильмнар карау оештырыла. Яшәүчеләр белән интерактив такта ярдәмендә өстәмә рәвештә активлыкны һәм хәтерне саклау өчен кызыклы дәресләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International