«Яңарыш» үзәгендә балалар инвалидлыгын кисәтү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

«Беренче адымнар» программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек саклау структурасы белән ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.  

Чара кысаларында ата-аналарга һәм балаларга ярдәм күрсәтү буенча берничә мәсьәлә каралды. Фикер алышу нәтиҗәсендә инвалидлык үсешен кисәтү максатыннан кечкенә яшьтәге балалар белән эшләү буенча тәкъдимнәр җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International