Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен тоз бүлмәсендә тернәкләндерү-сәламәтләндерү чаралары комплексы үткәрелә. Аларны социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева үткәрә.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре кабат махсус хәрби операция уздыру зонасында РФ Кораллы Көчләре ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре үрү пунктына килделәр.
13 декабрьдә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Алабугалылар пластик шешәләрдән берничә кош җимлеге ясадылар, аларны Александровский паркында элеп чыктылар. Бу безнең якларда кышлаучы кошларга елның салкын вакытын кичерергә ярдәм итә.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында биргән вакансияләр саны 54 205 берәмлекне тәшкил итте.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йөкләмәсе буенча ОСК Федераль кадрлар үзәге мәгълүмати сервис булдырган. Портал ОСК оешмасында эшкә урнашырга теләүче студентларның мондый предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре белән турыдан-туры хезмәттәшлеген оештырырга мөмкинлек бирә.
13 декабрьдә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Светлана Айметова хезмәткәрләр белән тренинг үткәрде. Ул белгечләрнең эмоциональ халәтен һәм эш нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлдерелгән.
Медицина училищесы волонтерлары командасы Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр янына килде. Яшьләр «Тигез мөмкинлекләр территориясе» дип аталган очрашу кичәсе оештырдылар.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы тапкыр «Йөрәктән йөрәккә» гамәли иҗат хәйрия конкурсы узды. Ул «Постройка+» төзелеш журналы редакциясе тарафыннан үткәрелә, аның җитәкчесе – Марина Власова.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Болгар балалар китапханәсендә мобиль күчмә музей-күргәзмә ачуда катнаштылар. Музейны «Чик сакчылары берлеге» хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасы оештырган.