ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

12 декабрьдә Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Лиана Габидулина 6 нчы номерлы социаль участокта балаларга карата көч куллануны һәм мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау буенча «Балагызның иминлеге» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт коллективы белән җыелыш үткәрделәр. Чарада катнашучыларга коррупциягә каршы тору өлкәсендәге закон таләпләрен аңлаттылар.


12
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Илнең төп күргәзмәсендә традицион бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясе уза. Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, сәясәтчеләр, төбәк башлыклары һәм башка танылган шәхесләр балаларның теләкләрен үтиләр. Акция 2018 елдан бирле ел саен Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә.

4–8 декабрьдә Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы базасында «Социаль өлкәдә юрист» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр шәһәр учреждениеләре белән берлектә берничә чара үткәрделәр.

Бүген «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мәхәббәтне сакла – яхшылык бүләк ит!» дип аталган чара узды. Бәйрәмне оештыручылар – Казанның тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм Константиновка торак массивындагы мәдәният йортының яшь артистлары.

Кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәтләре җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналар өчен укыту, үсеш һәм тәрбия мәсьәләләрендә педагогик компетенцияне күтәрү буенча «Менталь тайпылышлы балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү буенча нәтиҗәле практикалар» интенсивы үткәрделәр.

11 декабрьдә Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кәгазьдән күләмле кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс узды. Социаль хезмәт алучылар үз куллары белән Яңа ел кәефе бүләк итә торган эшләнмәләре ясадылар.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән юрисконсульт Ксения Хваткова профилактик әңгәмә үткәрде. Ул социаль хезмәт алучыларга мошенниклыкның төп төрләре турында сөйләде, җинаятьчеләр корбаны булмау, акчаларны саклап калу турында киңәшләр бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International