Азнакай интернат-йортында «Яңа мөмкинлекләр вакыты» проекты тормышка ашырылды

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Илсур Идиятов инициативасы белән Азнакай интернат-йортында «Яңа мөмкинлекләр вакыты» дип аталган проект тормышка ашырылды.

Учреждениедә уку кабинетын кирәкле компьютер һәм башка җиһазлар белән җиһазландырганнар, белгечләр өлкән буын кешеләре өчен махсус яраклаштырылган программа эшлиләр. Хәзерге вакытта интернат-йортта яшәүче 110 кеше компьютер, Интернет белән эшләүнең төп күнекмәләрен үзләштерәчәк, шулай ук электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, Интернет аша интерактив ярдәм һәм консультацияләр алырга өйрәнәчәк, шуның белән хәзерге мәгълүмат җәмәгатьчелегенең тулы хокуклы әгъзалары булачак. Уку процессы ел әйләнәсе оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International