Казан (Идел буе) федераль университеты «Казанышлар импульсы» аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләүче педагоглар һәм белгечләрнең һөнәри осталыгы халыкара конкурсын үткәрә.
31 гыйнварда Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Юлдаш» клубының көндезге тору төркемендә дәрес үткәрде. Ул дөрес танышу күнекмәләрен үстерүгә һәм бер-берең белән мөнәсәбәтләрне аңлауга юнәлдерелгән иде.
31 гыйнварда Халыкара ювелир көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр әлифбасы» һөнәри юнәлеш бирү программасы буенча танып белү чарасы үткәрелде.
2024 ел Президент Владимир Путин указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу вакыйга уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тематик фотозона ясадылар.
Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче актив кешеләр өчен Олы Шәмәк авылының мәдәният йортына бару оештырылды. Алар Казан федераль университеты студентлары тәкъдим иткән концертта булдылар. Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның ялын оештыру.
30 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчелеге һәм эш бирүчеләрнең йомгаклау очрашуы булды.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән даими рәвештә хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрелә, ул өлкәннәрне комплекслы тернәкләндерү процессының аерылгысыз өлеше булып тора.
Патриотик тәрбия кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Нефтехимик» эзләү отрядының Сугышчан дан музеенда булдылар.
30 гыйнварда 56 нчы «Крепыш» балалар бакчасы базасында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Юлия Шәфигуллина һәм Әлмәт районы балалар бакчалары мөдирләре «Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге эшчәнлеге, балалар бакчаларының үзәк белгечләре белән үзара бәйләнеше турында» дигән темага киңәшмәдә катнаштылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә үз өлешләрен кертә. Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова һәм тәрбияче Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә алар окоп шәмнәре өчен әзерлекләр ясыйлар – консерваланган продуктлардан калган банкаларны эшкәртәләр.