2024 ел Президент Владимир Путин указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу вакыйга уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тематик фотозона ясадылар.
Интернат-йортка кергәндә, һәр кеше үзенең яшьлеге, тормышы турында истәлек саклаучы багаж белән килә: фотолар, иконалар, истәлекле сувенирлар – өлкән кешенең тормышы белән бәйле нәрсәләр.
Шулай ук интернат-йорт хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучыларның туганнары белән тыгыз хезмәттәшлек итә, алар, кирәк булса, рәхәтләнеп ярдәм күрсәтәләр. Бу юлы үтенеч бик гади иде – социаль хезмәтләр алучыларның үткәне, туганлык һәм дуслык мөнәсәбәтләре турында истәлек саклаучы фотолар. Фотокүргәзмә Гаилә елы кысаларында ясалган яңа фотозонаның искиткеч бизәге булды.