ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ашарга яраклы элементлардан композицияләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

31 гыйнварда Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова социаль хезмәтләр алучылар белән көндезге тору төркемендә дәрес үткәрделәр. Дәреснең максатлары: туган як табигатенә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация үстерү.

Бүген Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән саф һавада күңел ачу чарасы үткәрделәр. 

30 гыйнварда Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында халык уеннары фестивале узды. Чараны Рамилә Усмановна җитәкчелегендәге «Бөгелмә скаутлары» отряды үткәрде.


30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Балаларны спорт-сәламәтләндерү ягыннан тәрбияләү, физкультура һәм спорт белән кызыксынуны арттыру максатларында Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында саф һавада уеннар уздырылды.

30 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чара уздырдылар.

Минзәләдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2024» республика конкурсының зона туры узды.

«Бергә булдырабыз» проекты һәм һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен хоккейга бару оештырдылар.

29 гыйнварда Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россиядә Гаилә елына багышланган чара узды.

2024 ел Президент Владимир Путин Указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да тематик чаралар үткәрелә башлады. Шулай итеп, чаралар циклын концерт ачып җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International