Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә үз өлешләрен кертә. Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова һәм тәрбияче Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә алар окоп шәмнәре өчен әзерлекләр ясыйлар – консерваланган продуктлардан калган банкаларны эшкәртәләр.
«Кемгәдер бу кечкенә эш кебек тоелачак, ә безнең өчен бу солдатларга зур ярдәм. Без учреждение хезмәткәрләрен һәм яшәүчеләрне кукуруз, борчак, фасоль, зәйтүннән калган банкаларын ташламаска, ә аларны интернат-йорт остаханәсенә китерергә чакырабыз», – дип уртаклаша социаль хезмәтләр алучы Александр Шартов.
Тиздән әзер банкалар партиясе «Чистай фронт өчен» волонтерларына җибәреләчәк, анда алардан окоп шәмнәре ясалачак.