Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр концертта булып кайттылар

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче актив кешеләр өчен Олы Шәмәк авылының мәдәният йортына бару оештырылды. Алар Казан федераль университеты студентлары тәкъдим иткән концертта булдылар. Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның ялын оештыру.

«Матур» социаль отряды тамашачыларны кызыклы концерт программасы белән сөендерде. Дәртле биюләр, күңелгә үтеп керерлек җырлар, шигырьләр һәм кызыклы номерлар социаль хезмәтләр алучыларга көчле эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International