ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2024 ел
җомга

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында «Гаилә альбомына күз сал» чаралар циклы башланды.

Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мавыктыргыч мастер-класс узды, ул «Мастеровые» төркемендәге яшүсмерләр өчен чын кулинар маҗарага әверелде. Дәрес кысаларында балалар яшьләр арасында иң популяр һәм яраткан ризыкларның берсен – гамбургерлар әзерләргә өйрәнделәр.

Гаиләдә сәламәтлек культурасын формалаштыру программасы кысаларында Минзәләнең «Олимп» спорт мәктәбендә дәрес узды. Аны Гаилә елы кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды.

1 февральдә Лениногорск муниципаль районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт коллективы җыелышы булып узды. Чарада 2023 елда учреждение эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре менталь сәламәтлеге какшаган балалар белән эшләү программасы буенча дәрес үткәрделәр. Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында чара Минзәләнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәп базасында узды.


1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең физик үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган.

Зәй шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2024» республика конкурсының зона этабы узды.

1 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бик оста куллар» дигән мастер-класс узды. Белгеч социаль хезмәтләр алучыларга тукымадан кием һәм интерьерны бизәү элементы була алган әйбер ясарга тәкъдим итте.

Бүген Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында дәрес узды. Социаль хезмәтләр алучыларны тукымаларның берничә төрен составы буенча аера белергә өйрәттеләр.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында изотерапия буенча мастер-класс үткәрделәр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова сүзләренчә, дәресләрдә төрле рәсем ысуллары кулланыла, бу яхшы арт-терапевтик эффектка ия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International