31 гыйнварда Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Юлдаш» клубының көндезге тору төркемендә дәрес үткәрде. Ул дөрес танышу күнекмәләрен үстерүгә һәм бер-берең белән мөнәсәбәтләрне аңлауга юнәлдерелгән иде.
Дәрестә катнашучылар кешеләрнең ничек һәм ни өчен танышулары, ни өчен кайберәүләргә бу авыр була икәне турында фикер алыштылар. Шулай ук алар төрле вакытларда һәм төрле халыкларда танышу үзенчәлекләре турында белделәр, иң күңелле танышуны искә төшерделәр, танышуга кадәр һәм аннан соң барлыкка килгән хисләр турында сөйләштеләр. Коррекция эшендә арт-терапия һәм уен терапиясе ысуллары кулланылды.
Дәрес катнашучыларның психологик толерантлыгын арттырырга ярдәм итте.