Казан (Идел буе) федераль университеты «Казанышлар импульсы» аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләүче педагоглар һәм белгечләрнең һөнәри осталыгы халыкара конкурсын үткәрә.
Конкурсның максатлары: махсус һәм инклюзив мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү системасында, социаль яклау өлкәсендә эшләүче талантлы һәм югары профессиональ белгечләргә ярдәм итү, профильле әзерлек юнәлешләрендәге талантлы студентларны ачыклау.
Конкурста махсус һәм инклюзив мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү системасында эшләүче педагоглар һәм белгечләр; һөнәри коллективлар һәм инициатив төркемнәр; халыкны социаль яклау өлкәсендә тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче белгечләр; профильле әзерлек юнәлешләре студентлары катнаша ала.
Катнашу өчен теркәлү: https://forms.yandex.ru/cloud/admin/65b39045c769f118f1dcb7f0/edit.
Гаризалар 3 мартка кадәр кабул ителә.
Конкурс эшләре электрон почта аша кабул ителә: OVLukyanova@kpfu.ru, detskiisadmyvmeste@yandex.ru.