Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән даими рәвештә хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрелә, ул өлкәннәрне комплекслы тернәкләндерү процессының аерылгысыз өлеше булып тора.
Социаль хезмәтләр алучыларның хезмәт мөмкинлекләрен куллану буенча чираттагы дәресләр «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында оештырылды. Интернат-йортта яшәүчеләр хезмәткәрләр белән бергә банкалар җыеп, алардан окоп шәмнәре өчен әзерлекләр ясадылар. Бу эшләнмәләр, кием-салым һәм парафин гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырылачак.