31 гыйнварда Халыкара ювелир көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр әлифбасы» һөнәри юнәлеш бирү программасы буенча танып белү чарасы үткәрелде.
Тәрбияче Лилия Кашапова балаларны ювелир эшенең үзенчәлекләре белән таныштырды. Презентацияне карап, балалар бу һөнәрнең барлыкка килү тарихын белделәр, осталарның үз эшләрендә нинди кораллар һәм җайланмалар куллануын күрделәр. Аннары тәрбияләнүчеләр асылташлар дөньясына виртуаль сәяхәт ясадылар.
Дәрес иҗат остаханәсендә тәмамланды, анда балалар педагог белән бергә пластилиннан бизәкләр ясадылар.