ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

28 февральдә Яр Чаллыда «Яр Чаллы шәһәрендә тернәкләндерү үзәкләре шартларында социаль тернәкләндерү» темасына семинар узды.

Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Чишмәкәй» экологик түгәрәгендә тәҗрибә-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен театральләштерелгән спектакль элементлары белән экскурсия оештырылды. Чара учреждениедә, кышкы бакчада узды. Интернат-йортта яшәүчеләр тәкъдим ителгән экспозиция белән таныштылар, татар язучысы, драматург һәм публицист Гаяз Исхакыйның туган һәм үскән Кутлушкино авылы тарихы турында белделәр.

Яр Чаллыдагы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Балта эше остаханәсе» социаль проектының чаралар планын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес узды.

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә социаль-көнкүреш адаптациясе дәресләренә зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мамык-марля бәйләвечләре тегү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Стратегик инициативалар агентлыгы һәм МСП Корпорациясе яшьләр эшкуарлыгының «Создай НАШЕ» федераль конкурсы башлануы турында игълан итте. Анда 14–28 яшьлек яшьләр катнаша ала.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аш-су клубы» түгәрәге дәресе узды. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 49 945 вакансия тәкъдим итә.

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Минем кыйммәтләрем» дигән темага дәрес узды. Чараны психолог Алия Нигъмәтҗанова үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International