Стратегик инициативалар агентлыгы һәм МСП Корпорациясе яшьләр эшкуарлыгының «Создай НАШЕ» федераль конкурсы башлануы турында игълан итте. Анда 14–28 яшьлек яшьләр катнаша ала.
Гаризаларны 10 мартка кадәр тапшырырга мөмкин.
Конкурс программасы ике трек буенча оештырылган: «Бизнессыз яшьләр» һәм «2 яшькә кадәрге бизнес». Катнашучыларга эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре буенча белем бирү программасын үтәргә, ә киләсе этапта үз эшләрен ачу яки масштаблаштыру буенча бизнес-проект эшләргә кирәк. Проектларны өйрәнү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе 30 җиңүчене билгеләячәк.
Конкурс турында мәгълүмат конкурс битендә урнаштырылган (https://мсп.рф/services/sozdaj-nashe/promo).