Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аш-су клубы» түгәрәге дәресе узды. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар.
Клубтагы чаралар теоретик һәм практик дәресләрне үз эченә ала. Клуб әгъзалары кулинариядә үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, рецептлар турында фикер алышалар һәм бергәләп әзерләү өчен ризык сайлыйлар. Практик дәресләрдә алар үзләренең кулинар фантазияләрен чынга ашыралар. Дәресләр вак моториканы үстерә, өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗади сәләтләрен активлаштыра. Алар шулай ук дуслык атмосферасы һәм уңай мәнфәгатьләр формалаштырырга тиеш.