ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Минем кыйммәтләрем» дигән темага дәрес узды. Чараны психолог Алия Нигъмәтҗанова үткәрде.


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә барлык сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәрелә.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан шәһәр Думасының хисап сессиясе узды. Көн тәртибендә 2023 елда шәһәр хакимиятенең эш нәтиҗәләре, шәһәр һәм аның халкы тормышының мөһим аспектлары турында фикер алышу булды.

2022–2026 елларга Татарстан Республикасында аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган кешеләрне комплекслы озата бару концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында 27 февральдә ведомствоара консилиум узды.

27 февральдә Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре кысаларында ата-аналар белән очрашу узды. Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Сәлихҗанова чарада катнашучыларга «Балаларны хезмәт тәрбияләвендә гаиләнең роле» темасына консультация бирде.

Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе Эвелина Шәрипова «Сәнгать шарлавыгы» бөтенроссия күп жанрлы конкурс-фестиваленең 1 дәрәҗә лауреаты булды. Социаль хезмәтләр алучы бала «Ә син мине яратасыңмы?» җырын башкарды һәм эстрада вокалы номинациясендә җиңде.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Демография» милли проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән «Гарденотерапия» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла.

21 февральдә Казанда Киләчәк уеннарын ачу тантанасы булды. Халыкара мультиспорт турнирына Россия Президенты Владимир Путин старт бирде.

Бүген Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә террорчылыкны кисәтү буенча дәрес узды. Чарада социаль куркыныч төркеменә кергән 13 балигъ булмаган бала катнашты.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү алучылары иҗади атнада катнаштылар. Социаль хезмәткәрләр белән бергә өлкән яшьтәге кешеләр туган телләрендә шигырьләр һәм әдәби әсәрләр укыдылар. Яраткан шигырьләрен искә төшерделәр һәм яңаларын өйрәнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International