«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр өчен күчмә экскурсия

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен театральләштерелгән спектакль элементлары белән экскурсия оештырылды. Чара учреждениедә, кышкы бакчада узды. Интернат-йортта яшәүчеләр тәкъдим ителгән экспозиция белән таныштылар, татар язучысы, драматург һәм публицист Гаяз Исхакыйның туган һәм үскән Кутлушкино авылы тарихы турында белделәр.

Гаяз Исхакый тарихи-мемориаль һәм этнографик музей комплексының фәнни хезмәткәрләре интернат-йорт карамагындагыларга язучының балачагы һәм туганнары, аның иҗади һәм тормыш юлы турында ике телдә сөйләделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәтләр алучылар 2023 елның декабрендә Гаяз Исхакыйның музей комплексында булдылар. Ул вакытта музейга барырга теләүче аз хәрәкәтләнүче гражданнар күп иде. Хәзер алар шундый мөмкинлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International