«Ышаныч» үзәгендә хезмәт белән тернәкләндерү буенча чираттагы дәрес үткәрделәр

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыдагы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Балта эше остаханәсе» социаль проектының чаралар планын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес узды.

Традиция буенча, эшләр башланганчы, электр приборлары белән һәм остаханәдә эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Остаханәдә катнашучыларның барысы да саклагыч күзлек һәм перчаткалар киеп эшлиләр.

Бүген тәрбияләнүчеләр үзләре өчен яңа электр приборы – дрель-шуруповерт белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләр билгеләп үткәнчә, кораллар һәм материаллар белән эшләү аларны үз хәрәкәтләрен контрольдә тотарга, игътибарлырак булырга өйрәтә. Уку процессында хезмәтнең мөһимлеген һәм кыйммәтен аңлау килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International