29 февральдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча дәрес, инструктаж һәм планнан тыш объект күнегүләре үткәрелде.
27 февральдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында «Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның актив озын гомерлелеген һәм сәламәтлеген саклау практикасы» стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Бу эш юнәлеше Президент Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында сайланган.
Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 29 февральдә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж узды. Директор урынбасары Альбина Ушакова учреждениегә йөрүче балаларның ата-аналары һәм хезмәткәрләр өчен укыту үткәрде. Инструктаж тематикасы шартлаткыч җайланмага охшаш әйберне тапканда, шулай ук учреждениегә һөҗүм итү очрагында һәм тоткынлыкка алу очрагында хезмәткәрләрнең эш итүенә юнәлдерелгән иде.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Россия Кызыл Хачы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы оештырган тугандаш тәрбия күнекмәләренә өйрәтү буенча мастер-классларда катнаштылар. Мастер-класстан соң белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр сертификатлар һәм белешмәләр алдылар.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын сүндерүчеләр белән берлектә планлы укыту-күнекмә эвакуациясе үткәрелде.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Чистай шәһәрендә булды. Ул Министрлыкка караган Чистай районы учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты.
Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сәламәтлек марафоны уздырды. Анда бөтен гаиләләр катнашты. Шулай ук «көмеш» волонтерлар җәлеп ителде.
Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәге базасында «Яр Чаллы шәһәренең тернәкләндерү үзәкләре шартларында социаль тернәкләндерү» дигән күчмә республика семинары узды, аны, башкарма комитет һәм социаль яклау идарәсе ярдәме белән, «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә оештырды.
Кичә Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» технологиясе буенча таныштыру дәресе үткәрде. Технологиянең максаты – инвалидларны социаль адаптацияләү һәм аларга психологик ярдәм итү.
29 февральдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшинның социаль яклау бүлегенең, Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәгенең 20 нче бүлекчәсенең, «Шатлык» үзәгенең, «Шатлык» социаль ярдәм үзәгенең, Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең хезмәт коллективлары белән эшлекле очрашуы узды.