Биектау районында балигъ булмаганнар тренингта катнаштылар

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Минем кыйммәтләрем» дигән темага дәрес узды. Чараны психолог Алия Нигъмәтҗанова үткәрде.

Дәрестә риск төркеменә керүче балигъ булмаган балалар һәм социаль хезмәт алучылар катнашты. Яшүсмерләр үз кыйммәтләренең иерархиясен билгеләде һәм төзеде, үз-үзеңне танып белү күнекмәләрен үстерде.

Мондый дәресләр балигъ булмаганнарга үз шәхесләренә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштырырга, эчке ресурсларны актуальләштерергә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International