Чаллыда узган семинарда тернәкләндерү үзәкләре шартларында социаль тернәкләндерү турында фикер алыштылар

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

28 февральдә Яр Чаллыда «Яр Чаллы шәһәрендә тернәкләндерү үзәкләре шартларында социаль тернәкләндерү» темасына семинар узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәлимов, Министрлыкның тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларны социаль интеграцияләү бүлеге башлыгы Зөлфия Мусабирова, шулай ук инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре директорлары һәм белгечләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Катнашучылар «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең һәм «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең эш тәҗрибәсе белән таныштылар, мастер-класслар зонасында булдылар. Шулай ук тәҗрибә уртаклаштылар, актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм яңа бурычлар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International