«Кайгырту» социаль приютында экологик түгәрәк уңышлы эшләп килә

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Чишмәкәй» экологик түгәрәгендә тәҗрибә-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр.

Шушы көннәрдә тәрбияче Наталья Королева суган үстерү буенча дәрес оештырды. Чарада мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге 10 бала катнашты. Дәреснең максаты – табигый витаминнар турында элементар төшенчәләр бирү һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыру.

Тәрбияче сүзләренчә, балаларның танып белү үсешендә, экологик культура тәрбияләүдә тәрәзә төбендә үсемлекләр үстерү зур әһәмияткә ия. Балалар үсемлекләр үстерүнең беренче күнекмәләрен алалар, яшелчә һәм җиләк-җимеш турында әңгәмәләрдә катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International