Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 49 945 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:
- 26,7 % сәнәгатьтә (13,3 мең эш урыны);
- 10,4 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5,2 мең эш урыны);
- 9,9 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,9 мең эш урыны);
- 6,9 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,4 мең эш урыны);
- 5 % транспортта (2,5 мең эш урыны);
- 1,7 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,9 мең эш урыны);
- 1,2 % мәгълүмати технологияләр, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,6 мең эш урыны);
- 38,2 % тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (19,1 мең эш урыны);
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,08 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 4 063 татарстанлы теркәлгән.