ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Алена Филаретовага «Әнилекнең изгелеге – 2023» Бөтенроссия конкурсының финалист дипломы һәм жюриның махсус бүләге тапшырылды.

Ел саен яз башында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәп волонтерлары белән берлектә экологик танып белү чарасы үткәрелә.

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Булачак ананың психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дәресен үткәрде. Чарада 10 йөкле хатын-кыз катнашты.

1 март көнне Лениногорск муниципаль районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Без – сәламәт буын» акциясен үткәрде.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен Муса Җәлил исемендәге педагогика көллиятенә экскурсия оештырдылар.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектын тормышка ашыру кысаларында менталь инвалидлар өчен көндезге тору бүлеге эшли. Бүлектә «Үз-үземә юл» махсус психологик программасы эшләнгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.


1
март, 2024 ел
җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен көн саен сәламәтләндерү-профилактика чаралары үткәрелә. ДФК кабинетында шәфкать туташы Жанна Бизяева төрле тренажерлар һәм массажерлар кулланып индивидуаль һәм төркем дәресләре оештыра. Хәрәкәт активлыгы социаль хезмәтләр алучыларга күп шатлык китерә, коллективта уңай микроклиматны сакларга мөмкинлек бирә.

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Адаптив бүлмә шартларында йөкле хатын-кызлар белән комплекслы эшләү» темасына Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен стажировка мәйданчыгы эшли башлады.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең табиб-офтальмологы белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International