Буа интернат-йортында планлы янгын эвакуациясе узды

2024 елның 1 марты, җомга

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын сүндерүчеләр белән берлектә планлы укыту-күнекмә эвакуациясе үткәрелде.

Инструкция буенча янгын турында хәбәр итү сигналы кушылды, шуннан соң персонал кешеләрне эвакуацияли башлый. 122 социаль хезмәт алучы һәм 23 хезмәткәр эвакуацияләнде. Шартлы янгын кыска вакыт эчендә сүндерелде.

Укыту-күнекмә эвакуациясе график буенча, кварталга бер тапкыр үткәрелә. Чараның максаты – хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәл килеп чыкканда эш итүгә әзерлек дәрәҗәсен камилләштерү һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны эвакуацияләү буенча эш алып бару.

Профилактика чарасы барышында янгын сүндерү бүлеге белгечләре учреждениедә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирделәр.

Эвакуациядән соң янгын күзәтчелеге белгечләре инструктаж үткәрделәр, хезмәткәрләр белән янгын вакытында эш итү алгоритмын җентекләп карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International