Спас интернат-йортында актив озын гомерлелек практикасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2024 елның 1 марты, җомга

27 февральдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында «Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның актив озын гомерлелеген һәм сәламәтлеген саклау практикасы» стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Бу эш юнәлеше Президент Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында сайланган.

Очрашуда катнашучыларны скандинавия йөреше, өстәл спорт уеннары буенча методик киңәшләр белән таныштырдылар, тренажер җайланмаларын кулланып физик күнегүләр белән шөгыльләнү методикасы, өлкән яшьтәге кешеләр өчен нейробика элементлары белән гимнастика һәм велоузыш оештыру үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Практик дәрестә баш миенең эшчәнлеген яхшыртуга, хәтерне үстерүгә ярдәм итүче күнегүләр комплексына игътибар бирелде. Кунаклар өчен инновацион технологияләр буенча мастер-класслар оештырылды: эбру, 3D-каләм кулланып күләмле аппликацияләрне модельләштерү.

Азнакай, Актаныш, Буа, Кайбыч һәм Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларының 11 белгече йомгаклау тестларын үтте, сертификатлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International