Чистай районында учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән җыелыш үткәрделәр

2024 елның 1 марты, җомга

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Чистай шәһәрендә булды. Ул Министрлыкка караган Чистай районы учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында җыелыш оештырылды, анда социаль учреждениеләр җитәкчеләре 2023 елда башкарылган эшләр турында докладлар белән чыгыш ясады. Интернат-йорт директоры Елена Четырчинская учреждение эшчәнлеге, казанышлары һәм уңышлары, волонтерлык эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, учреждение хезмәткәрләре тарафыннан стационар социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә зур эш башкарылган.

Шулай ук докладлар белән районның социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Чистай интернат-йорты директоры Светлана Сәхапова, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Юлия Титова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары Ольга Мангулова чыгыш ясадылар.

Энҗе Нигъмәтҗанова барлык коллегаларына рәхмәт белдерде һәм 15–17 мартта узачак сайлаулар турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International