29 февральдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшинның социаль яклау бүлегенең, Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәгенең 20 нче бүлекчәсенең, «Шатлык» үзәгенең, «Шатлык» социаль ярдәм үзәгенең, Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең хезмәт коллективлары белән эшлекле очрашуы узды.
Адель Мөбарәкшин берничә учреждениедә булды, «Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә капиталь ремонт үткәрү барышы белән танышты. Социаль учреждениеләр хезмәткәрләре алдында чыгыш ясаганда, министр урынбасары Россиядә Гаилә елы һәм Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында чаралар үткәрү темасына тукталды.