«Чишмә» үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «Ярдәм кулы» технологиясен гамәлгә ашыралар

2024 елның 1 марты, җомга

Кичә Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» технологиясе буенча таныштыру дәресе үткәрде. Технологиянең максаты – инвалидларны социаль адаптацияләү һәм аларга психологик ярдәм итү.

Дәрес социаль участокта узды. Көндезге тору төркемендә социаль хезмәтләр алучыларны социаль-көнкүреш һәм әйләнә-тирә мохиткә яраклаштыру буенча дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр, җиһазлар белән таныштырдылар.

Мондый дәресләрдә белгечләр төрле арт-терапия техникаларын кулланалар. Дәрес ахырында социаль хезмәтләр алучылар рәхәтләнеп музыка тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International