Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сәламәтлек марафоны уздырды. Анда бөтен гаиләләр катнашты. Шулай ук «көмеш» волонтерлар җәлеп ителде.
«Кыш ялкаулык өчен сәбәп түгел» дигән лозунг белән адаптив физик культура буенча инструктор Ринат Ипаров скандинав йөрешенә старт бирде. Ул таяклар белән йөрүнең мөһим состав элементларын ачык итеп күрсәтте, регуляр дәресләр ярдәмендә үзеңнең гомуми хәлеңне ничек яхшыртырга икәне турында сөйләде.
Марафон ахырында интернат-йорт хезмәткәрләре спорт чарасында катнашучылар өчен чәй эчү оештырдылар.