29 февральдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча дәрес, инструктаж һәм планнан тыш объект күнегүләре үткәрелде. Чаралар объектта диверсияләр һәм террорчылык актлары куркынычы булганда җитәкче состав һәм персоналның үз-үзләрен тоту күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән.
Белгечләр гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү алгоритмын кабатладылар. Тренировкада 15 кеше катнашты.