Минзәлә районының команда эше «Әнилекнең изгелеге – 2023» конкурсының финалисты булды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Алена Филаретовага «Әнилекнең изгелеге – 2023» Бөтенроссия конкурсының финалист дипломы һәм жюриның махсус бүләге тапшырылды.

2019 елдан үзәк белгечләре апостол Андрей Первозванный Фонды тарафыннан үткәрелә торган «Әнилекнең изгелеге» конкурсында катнашалар.

2023 елда жюрига халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең, үзәк район хастаханәсенең, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе һәм Рус Православие Чиркәвенең Казан епархиясе вәкилләренең Минзәлә яшьләре белән команда эше программасы тәкъдим ителде. Проектның максаты – сәламәт балалар тудыру һәм тәрбияләү өчен уңай шартлар тудыру, яңа туган балалардан баш тартуны профилактикалау, ана булу кыйммәтләрен пропагандалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International